Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Кырмыскалы районы полиция бүлеге башлыгы 50 яшьлек Салават Галиев, Уфа районы полиция бүлеге башлыгы 51 яшьлек Эдуард Матвеев һәм Уфа районының миграция идарәсе инспекторы, 34 яшьлек Павел Яромчукны 31 декабрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды. Алар полициянең җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучысын (дознаватель) көчләүдә шикләнелә. Бу хакта "Интрефакс" хәбәр итә.
Әлеге вакытта Уфада Русия эчке эшләр министрлыгының махсус комиссиясе эшли. Шулай ук Тикшерү комитеты да тикшерү алып бара. Полиция түрәләре вазифаларыннан алынган дип белдерелә.
Тикшерү мәгълүматына караганда, 30 октябрьгә каршы төндә миграция идарәсенең Уфа районы бүлегендә 23 яшьлек хатын-кыз хезмәткәр өч полиция түрәсе тарафыннан һөҗүмгә дучар була. Аны исерткеч эчемлекләр эчертеп көчләгәннәр диелә.
Кайбер басмалар полиция ачыклаучысы Башкортстандагы Росгвардия офицеры кызы дип яза.