Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Павел Шмаковны яклап ялгыз пикет узды


Фәһим Вәлиев ялгыз пикетта
Фәһим Вәлиев ялгыз пикетта

Чаллы милли хәрәкәте активистлары Фәһим Вәлиев һәм Рифат Бәдретдинов 3 ноябрьдә Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковны яклап ялгыз пикетка чыкты.

Алар "Павел Шмаков - 21 гасыр Николай Гумилевы" дип язылган шигар тотып Тукай һәйкәле янына басты. Активистлар Гумилевны татарлар турында дөрес мәгълүмат бирүче һәм аларны яклаучы дип саный.

Бәдретдинов әйтүенчә, ул Николай Гумилевның бик күп әсәрләреннән, аеруча "Борынгы төркиләр" китабыннан күп мәгълүмат алган. "Гумилев татарлар турында дөрес, чынбарлыкка туры килгән тарих язып калдырган урыс шәхесе, галиме", ди Бәдретдинов.

"Телебез, милләтебез үсеше торган саен куркыныч астында, бетү ягында кала бирә. Шушы вәзгыятьтә урамга чыкмыйча да булмый. Русия Конституциясендә, кануннарында халыклар, аларның телләренең тигезлеге турында языла. Ә чынбарлыкта урыс булмаган халыкларны тел ягыннан да, икътисади яктан да бик нык кысу бара", ди Фәһим Вәлиев. Русия думасы кабул иткән кануннар милләтләрнең телләрен гарантияле рәвештә юкка чыгарырга ярдәм итүен дә искәртте ул һәм татар телен мәхкәмәләрдә яклаучы Павел Шмаковка шушы кечкенә генә плакат белән теләктәшлек белдерергә теләүләрен җиткерде.

Шигардә Гумилевның исеме Николи дип язуны аңлатып Вәлиев "Без татарлар Гумилевны яратабыз һәм исемен дә яратып кына, Николи дип әйтәм", диде.

Пикетчылар янында тукталып, урамга шигар белән чыгуның сәбәпләре турында кызыксынучылар да булды. Сәбәпләрен аңлаткач, "Татарча атнасына ике сәгать укыту бик җиткән. Калганын өйдә өйрәнергә була. Путин да, депутатлар да бу яктан (тел ягыннан) бик дөрес эшлиләр" дип үз аңлатмаларын биреп китеп баручылар да булды.

XS
SM
MD
LG