Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: ноябрьдә кинода нәрсә карарга?


Азатлыкның Киноханә шәлкеме айның иң кызыклы премьераларын барлауны дәвам итә. Ноябрь кызыклы фильмнарга бай ай: биографик драмалар, триллерлар, фантастик әкиятләр.

Боһемия рапсодиясе (Bohemian Rhapsody)

Ноябрьнең беренче көненнән үк музыка дөньясында иң танылган төркемнәрнең берсе – Queen һәм аның төп җырчысы Фредди Меркюри турында биографик драманы карап була. Бу – Һитроу һава аланында гади йөк ташучы булып эшләгән кешенең халыкара танылуга ирешүе турында матур, музыкаль фильм.

Фильм төркемнең уңышка юлы, дөнья музыкасы тарихына кергән җырларын күрсәтә, төркемнең кризисы һәм таркалу куркынычын тасвирлый, рок-музыка тарихында иң танылган булып саналган Live Aid концерты алдыннан торгызылуы тасвирлана.

Кемгә карарга: хыялланучыларга, рок-музыка яратучыларга.

Фантастик хайваннар: Грин-де-Вальд җинаятьләре (Fantastic Beasts: The Crimes of Grindelwald)

Танылган Һарри Поттер дөньясындагы вакыйгаларны тасвирлаган фильм дәвамын миллионнарча җанатар инде ике ел түземсезлек белән көтте. Бу юлы вакыйгалар хайваннар тирәсендә түгел, ә Грин-де-Вальд исемле явызның гамәлләре тирәсендә бара.

Караңгы тылсымчы төрмәдән качып, Европага кайта, һәм тынычлыкны какшатырга тырыша. Аңа каршы чыккан элекке дусты Альбус Дамблдор явызлыкка каршы көрәш төркемен җыя. Әлбәттә, беренче фильмнан таныш булган төп каһарманнар да бу төркемгә кушыла. Алар мәхәббәт һәм тугърылыкка сынау уза, дөньяда барган низаг исә хәтта чын дусларны һәм гаиләне ике якка бүлә.

Кемгә карарга: фантастика җанатарларына

Хантер Киллер (Hunter Killer)

Һоливудның ике танылган актеры – Джерард Батлер белән Гэри Олдмен бер триллерда.

АКШның алдынгы хәрби төркеме илнең хәрби диңгез көчләре белән бергә куркыныч авантюрага кушыла. Максатлары – дөньяның зур һәлакәттән һәм Өченче дөнья сугышыннан коткару. Моны башкарып чыгу өчен аларга эшли алмаслык эшне башкарырга кирәк булачак. ​

Кемгә карарга: триллер җанатарларына

Астрид Линдгрен (Unga Astrid)

Бу ай Русиядә чыгачак тагын бер кызыклы биографик фильмны тәкъдим итмичә булдыра алмыйбыз. Ул Карлсон, Пеппи, Калле Блумквист, Леннебергтан Эмиль кебек бөтен дөньяга таралган әкиятләр авторы Астрид Линдгрен турында.

Җәмгыятьнең язылмаган кануннарын бозган һәм йөрәк кушуы белән яшәгән Линдгренның тормышы җиңелләрдән булмаган. Аның тормышында очрашулар һәм аерылышулар, мәхәббәт һәм югалтулар күп булган. Һәм шулар аңа дөньяга миллионлаган бала яраткан геройларны тудырырга ярдәм иткән дә.

Кемгә карарга: балачакны сагынучыларга

Робин Һуд (Robin Hood)​

Танылган инглиз әкиятенә яңа, заманча караш. Төп рольләрдә – Тэрон Эджертон белән Джейми Фокс, ә режисер кәнәфиендә – моңарчы күбесенчә сериаллар төшергән Отто Батхерст.

Тәре походларында дан казанган Робин һәм аның дусты-мавр Англиягә кайта. Алар туган иленең ришвәтчелек һәм пычраклыкта булуын күрә. Бергәләп алар гаделлек өчен көрәшкә тотына һәм зур инкыйлабны башлап җибәрә.

Кемгә карарга: Урта гасыр чорын яратучыларга

XS
SM
MD
LG