Яңа Каледониядә, Франциянең Тын океандагы "Океан арты" җирендә, бәйсезлек референдумы узды. France TV хәбәр итүенчә, 95 процент сайлау кәгазен санаган хәлдә, тавыш бирүчеләрнең 56,8 проценты бәйсезлеккә каршы булуын белдергән.
Яңа Каледония утраулары Франциядән якынча 18 мең чакрым ераклыкта урнаша. Анда 270 меңләп кеше яши. Франция Яңа Каледонияне 1853 елдан бирле идарә итә.
Утрауларда Франциядән бәйсезлек алу тырышлыклары берничә тапкыр булган. 1998 елда да Яңа Каледониядә бәйсезлек референдумы узган иде, шул вакытта да сайлаучыларның күпчелеге бәйсезлеккә каршы тавыш бирде.
Утрауларның төп сәяси көчләрнең берсе булган "Канак социалистик милли азатлык фронты" Франциядән чыгу яклы эшчәнлек алып бара.