Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә һәйкәл 20 ноябрьдә ачылачак


Петр белән Феврониягә һәйкәл ачу тантанасы
Петр белән Феврониягә һәйкәл ачу тантанасы

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядә билгеләп үтелүче халыклар бердәмлеге көненә багышланган гала-концертта җиткерде. Аңа кадәр ул Казанда Петр белән Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

"20 ноябрь көнне без күренекле мәгрифәтче, галим һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә һәйкәл ачарга җыенабыз. Аның туган телнең роле, ата-бабаларны олылау, хаклык, гаделлек, намуслылык, белем алырга омтылыш турындагы сүзләре төрле милләт һәм дин вәкилләренә аңлаешлы язылган", диде Рөстәм Миңнеханов.

Иртән исә, республика башлыгы Казанның Чистай урамында урнашкан гыйбәдәтханә каршында Урыс православ чиркәве изгеләре дип исәпләнүче Петр белән Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

Тантанада ул әлеге сыннар гаилә кыйммәтләрен күрсәтә, ә бу өлкәдә хәзер проблемнар бар диде. Һәйкәлне Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан аруландырды, кунакларга мөрәҗәгать итеп ул "минем кардәшем Камил Сәмигуллинга монда килгән өчен аеруча рәхмәт, сез миңа үпкәләмәгез дә, гаҗәпләнмәгез дә аның аруландыру тантанасында булуына, без гел бергә", -диде.

Татарстан мөфтие исә, журналистларга үзенең бирегә килүен Коръән аятләре белән аңлатты: "Бүгенге көн ул истәлекле көн, без аны онытмаска тиеш, Аллаһы Тагалә Коръәндә әйтә: мин сезне төркем-төркем, халыклар итеп яраттым, юктан бар иттем. Бер берегезне танырсыз дип. Ягъни, телебезне саклау, милләтебезне саклау ул раббыбызның әмере булып санала. Шуңа күрә, бу көн безгә шуны хәтерләтә, ләкин без барыбер күршеләр булып саналабыз, шуңа күрә дус, тату булып яшәргә. Ул да шулай ук раббыбызның әмере".

Тантанадан соң мөфти опера һәм балет театрына, гала-концертка ашыкты, ә аның "кардәше" Феофан тәре йөрешен үткәрергә .

XS
SM
MD
LG