Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Иранга карата яңа чикләүләре гамәлгә керде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Чикләү чаралары нефть чыгару, банк, кораблар төзү өлкәләренә кагыла. Исемлеккә 700 кеше, оешма һәм ширкәт кергән.

5 ноябрьдән Иранга карата яңа чикләүләр үз көченә керде. Чикләү чаралары беренче чиратта нефть чыгару, банк, кораблар төзү өлкәләренә кагылачак. Вашингтонның чикләүләр исемлегендә 700 кеше, оешма һәм ширкәт бар.

Санкцияләр шулай ук Иран белән бизнес алып баручы өченче илләргә дә кагыла. Андый ширкәтләр АКШның финанс системына керә һәм сәүдә килешүләрен Америка долларында төзи алмаячак. Быр тик АКШның сигез беректәш илләренә генә 180 көнгә вакытлыча рөхсәт булачак. Ак йорт әлеге илләр исемлеген атамый. Матбугат чаралары алар Италия, Һиндстан, Япония, Көньяк Корея, Төркия, Кытай булырга мөмкин дип фаразлый.

Моннан тыш, SWIFT дөнья банкара финанс элемтә каналлары җәмгыяте чикләүләргә эләккән Иран банклары белән хезмәттәшлек итүдән туктар дип көтелә. Бу илне халыкара финанс системыннан чыгарачак.

Иран президенты Хәсән Роухани Тәһран АКШ чикләүләрен "горурлык белән урап узачак" дип белдерде. Ул әлеге чараларны халыкара нормаларга каршы килә диде.

АКШның Иранга чикләүләр кертүенә элегрәк Европа берлеге дә үкенеч белдергән иде.

АКШ президенты Дональд Трамп Иран "атом амбицияләреннән баш тарткан очракта" АКШ Иран белән яңа килешү төзергә әзер диде.

Вашингтон белән Тәһран мөнәсәбәтләре быел май аенда кискенләште. Ул вакытта Дональд Трамп Иран белән "атом килешүеннән" чыгу һәм илгә чикләүләрне торгызу турында игълан итте. Америка һәм Израиль хакимиятләре өч ел элек төзелгән килешү атом коралын яшерен ясау өчен акчалар алуга мөмкинлек биргән дип раслый. Тәһран гаепләүләрне кире кага. Европа берлеге АКШ белән ризалашмады һәм Америка чикләүләрен урап узу чаралары әзерләү турында белдеде.

Тәһранның атом програмын туктатуга җавап итеп халыкара чикләүләрне йомшарту турындагы килешүне 2015 елда бер яктан Иран, икенче яктан АКШ, Франция, Британия, Русия, Кытай һәм Германия имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG