Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хакимиятләре Русиянең сайлауга тыкшыну ихтималы турында кисәтә


АКШның эчке иминлек департаменты, юстиция министрлыгы, күзләү хезмәте һәм федераль тикшерү идарәсе 6 ноябрь Конгресска сайлау алдыннан уртак белдерү белән чыкты.

Русия, Кытай, Иран яки башка дәүләт тарафыннан тавыш бирүгә тыкшынуга АКШ түзеп тормаячак диелә белдерүдә.

Документта язылганча, әлеге вакытта Америка махсус хезмәтләрендә тавыш бирүгә комачалау, тавышларны үзгәртү яки аларны санауга йогынты ясау омтылышлары булмаган. Әмма американнарга чит илләрнең, бигрәк тә Русиянең җәмәгатьчелек кәефләренә йогынты ясавыннан "сакланырга" кирәк диелә. Алар сәяси процесслар һәм намзәтләр турында ялган мәгълүмат таратырга мөмкин дип белдерелә. АКШ халкыннан шикле гамәлләр турында хәбәр итүләре сорала.

АКШта сишәмбе Конгресска ара сайлаулар уза. Американнар Вәкилләр пулатына 435 әгъза һәм Сенатка 35 сенатор сайлый. Әлегә Вәкилләр пулатында күпчелекне республиканнар алып тора.

АКШта соңгы президент сайлауга Русиянең тыкшыну ихтималы тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага.

Июльдә махсус прокурор Роберт Мюллер АКШның демократик фиркасе серверына һөҗүм итүдә Русиянең 12 кешесен гаепләде. Сентябрьдә Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп илдә тавыш бирүгә тыкшыну гөчен чикләүләр кертү турында фәрман имзалады.

XS
SM
MD
LG