Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә аракы һәм тәмәке сатучы кибетләр саны кимергә мөмкин


Русиядә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сату урыннарын 2,5 тапкырга киметергә җыеналар. Бу илдә уртача гомер озынлыгын арттыру нияте белән бәйле диелә.

Русия хөкүмәтенең экспертлар шурасы 100 мең кешегә 50 кибет калдыру тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта "Известия" яза.

Әлеге үзгәрешләр Русиядә уртача гомер озынлыгын арттыру нияте белән бәйле дип аңлатыла. 2030 елга уртача гомер озынлыгы 80 яшькә җитәргә тиеш, шуңа күрә кешеләр азрак эчсен һәм тартсын өчен чаралар күрергә кирәк диелә. Экспертлар мондый чикләүләрне нәтиҗәле дип саный.

Хәзер Русиядә уртача гомер озынлыгы 72,7 яшь, ә 100 мең кешегә аракы һәм тәмәке сатучы 120 кибет туры килә. Мисал өчен, Скандинавиядә 100 мең кешегә 15 кибет туры килә.

Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсенә караганда, аракы һәм тәмәке сату урыннарының саны исерткеч эчемлекләр куллануның һәм тәмәке тартуның артуына тәэсир итә ди белгечләр.

Кулланучылар берлекләренең халыкара конфедерация идарәсе рәисе Дмитрий Янин сүзләренчә, Русиядә Скандинавия моделен кертү авыр булачак. "Безнең ил өчен исерткеч эчемлек стратегик тауар булып тора, кризис вакытында аның бәясе төшә", ди Янин. Шул ук вакытта кибетләр санының кимүе куллануны да киметә дип белдерә ул.

XS
SM
MD
LG