Accessibility links

Русиядә мессенджер кулланучыларны тикшерү кертелергә мөмкин


Яңа кагыйдә кертелсә, мессенджерларны мобиль телефон номеры кем исеменә теркәлгән, шул гына куллана алачак.

Русия хөкүмәтендә мессенджерлар кулланучыларны тикшерүгә яңа таләпләр әзерләнгән. Әлеге әсбапларны мобиль телефон номеры кем исеменә теркәлгән, шул гына куллана алачак. Бу хакта карар проектына сылтанып "Известия" яза.

Кулланучыларның шәхесләрен ачыклау өчен мәгълүматны мессенджерлар телефон операторларына җибәрергә тиеш булачак. Оператор җавапны 20 минут эчендә бирергә тиеш. Әгәр кулланучы мәгълүматы телефон операторы ширкәте базасында табыла икән, идентификация узган дип санала. Табылмый икән - кулланучыга хезмәт күрсәтелми башлый.

Моннан тыш, оператор абонентның нинди мессенджерлар куллануы турындагы мәгълүматны да сакларга тиеш булачак.

Яңа кагыйдәләрне бозучы мессенджерларны административ җаваплылыкка тартачаклар.

Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров әлеге чараларны "ватандашлар өчен дә, дәүләт өчен дә имин коммуникация мохите булдыру адымы" дип атый. Аның сүзләренчә, мессенджерларда аноним язышулар җинаятьләрне тикшергәндә хокук саклау оешмаларының эшчәнлеген катлауландыра.

Басма сораштырган экспертлар чит ил сервисларының яңа таләпләрне үтәвенә шик белдерә. ICQ, WhatsApp, Viber һәм Там-Там вәкилләре басма сорауларына җавап бирмәгән.

XS
SM
MD
LG