Беларус президенты Александр Лукашенка үз иле җирлегендә Русия хәрби базасы булдыру зарурлыгын күрми. Аның сүзләренчә, Мински үз иминлеген үз көчләре белән тәэмин итә ала.
Беларус лидеры бу хакта Америка аналитиклары төркеме белән очрашуда әйтте. "Уйлап чыгарылган проблем", дип китерә Лукашенка сүзләрен БЕЛТА. Президент Беларуста Русия хәрби һава базасы булдыруга кискен каршы икәнлеген белдерде. "Кирәк булса, Русиядән очкыч 3-5 минут эчендә килеп җитә ала. Монда база ник кирәк, ник ихтимал агрессор һөҗүме астына керергә", дигән Лукашенка.
Әлеге вакытта Беларуста Русиянең ракет һөҗүмен кисәтү системына кергән "Волга" радиолокация станциясе һәм Русия хәрби диңгез флотының 43нче элемтә бүлеге урнашкан.
Элегрәк матбугат чаралары Беларуста Русия хәрби базасы төзелә икән дип язды, соңрак ике тараф та бу темага сөйләшүләр бара дип тә белдерән иде.
Май аенда Польша АКШка үз җирлегендә танкларга каршы тору дивизиясен даими нигездә урнаштыру тәкъдиме белән чыкты һәм моның өчен ике миллиард доллар бүлергә әзерлеге турында белдерде.
Лукашенка Варшауга моны эшләмәскә киңәш итте. Югыйсә, аның сүзләренчә, Мински һәм Мәскәү җавап бирергә мәҗбүр булачак.