Франция президентына һөҗүм әзерләүдә шикләнелүчеләрне тоткарлауны эчке иминлек баш идарәсе оештырган. Бу хакта BFMTV телеканалы хәбәр итә. Телеканал мәгълүматынча, сүз уң радикал карашлар тарафдарлары турында бара. Аларны президентка карата янауларны тикшерү нәтиҗәсендә тоткарлаганнар.
Reuters чыганаклары хәбәр итүенчә, тоткарланучыларда начар әзерләнгән һөҗүм планы булган.
Тоткарлаулар турында рәсми мәгъүмат әлегә юк.