Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Вәкилләр пулатында демократлар, Сенатта республиканнар күпчелекне ала


Калифорния сайлау бүлгесе
Калифорния сайлау бүлгесе

Беренчел мәгълүматларга караганда, сишәмбе АКШта Конресска узган сайлауда республиканнар Вәкилләр пулатында демократларга караганда азрак тавыш җыйган, әмма Сенатта күпчелекне саклап кала.

6 ноябрь АКШ Конгрессына узган сайлау нәтиҗәсендә Республикан фиркасе Сенатта күпчелекне саклап кала. Алар 100 урынның кимендә 51енә ия була.

Вәкилләр пулаты исә демократлар контроленә күчә. Хәзергә алар 435 урынның 222сен алган, күпчелекне тәшкил итәр өчен 218 урын кирәк. Республиканнарда - 199 урын. Төгәл саннар соңрак билгеле булачак.

Республиканнар элегрәк җиңеп килгән төбәкләрдә бу юлы күп тавыш җыя алмаган. Экспертлар фаразлавынча, сайлауларда 100 млн тирәсе кеше катнашкан булуы мөмкин.

АКШ президенты ​Дональд Трамп тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләрен "зур уңыш" дип атады.

АКШның эчке иминлек министры Кирстьен Нильсен әлеге сайлауларны тышкы тыкшыунлар ягыннан караганда "яңа чорда иң имин сайлауларның берсе" булды диде. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат таратырга омтылулар булды дип тә белдерелде. Алар артында кем торганы ачыкланмаган.

Сайлаулар алдыннан АКШта тавыш бирүләргә тыкшынуга көрәш кысаларында Facebook-ның 115 аккаунты томалауы турында хәбәр ителде.

Сишәмбе АКШның 36 штатында шулай ук губернаторлар да сайладылар.

XS
SM
MD
LG