Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Октябрь инкыйлабы көненә багышланган митингта "яңартылган социализм" төзергә чакырдылар


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

КПРФның Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов "түбәндә яшәүчеләр митингларга чыгарга теләмәгән, ә югарыдагылар дәүләт белән идарә итә алмаган" вакытта "яңартылган социализм" төзергә кирәк дип белдерде.

7 ноябрьдә КПРФ Казанда Октябрь инкыйлабының 101 еллыгына багышланган митинг уздырды. Анда 100дән артык кеше катнашты.

Чара Мулланур Вахитов һәйкәле янында үтте. Анда "Сул фронт" активистлары да кушылды.

Митингта КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Күренеп тора, түбәндәгеләр [элеккечә яшәргә - ред.] теләми һәм митингларга чыга, ә югарыдагылар дәүләт белән идарә итә алмый", диде коммунист. Миргалимов бу очракта "яңартылган социализм" төзергә кирәк дип саный.

"Конституциядә каралган хокуклар кая? Бәяләр арта. Табигать байлыклары халыкныкы булырга тиеш, ә алар олигархлар кулында. Ильич (Владимир Ленин - ред.) дөрес эшләгән, бөтен банкларны, заводларны һәм илнең бөтен төп байлыкларын дәүләткә тапшырган", диде Миргалимов.

Митингта КПРФның район комитетлары җитәкчеләре дә катнашты. Соңрак алар Ирек мәйданында Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Октябрь инкыйлабы еллыгы белән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә котлады.

"Бер гасыр элек булган вакыйгаларга карата җәмгыятьтә төрлечә караш яши. Хәзерге фикер каршылыкларына карамастан, 1917 елның октябре, гомумән алганда, дөньяви тарихка зур йогынты ясады, миллионлаган халыкның язмышын үзгәртте, яшь Советлар иле үсешенә көтелмәгән этәргеч бирде. Ләкин үлчәүнең икенче ягында традицияләрне җимерү, тамырдан үзгәртеп кору, җәмгыятьтәге каршылык һәм бихисап корбаннар тора. Тарихта шунысы бәхәссез: инкыйлаб вакыйгаларыннан соң гражданнар һәм конфессияләр сугышы килә, канлы бәрелешләрдә бер гаепсез кешеләр һәлак була. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Күпкатламлы һәм күпмилләтле җәмгыятьтә, ә Русия дәүләте нәкъ шундыйлардан, мондый вазгыять куркыныч кына түгел, көтелмәгән афәтләргә дә китерергә мөмкин", дип кисәтә парламент спикеры үзенең мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG