Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучыларының әсәрләре аудиокитап булып чыга башлады


Аудиокитаплар балалар өчен дә, зурлар өчен дә яздырыла. Алар tatkniga.ru сайтына урнаштырыла. Аудиокитапларны бушлай тыңларга мөмкин.

Татарстан китап нәшрияты татар каләм ияләренең әсәрләрен аудиокитап буларак чыгара башлады. 8 ноябрь tatkniga.ru сайтының "Аудиокитаплар" бүлегендә Габулла Тукайның "Су анасы", "Япон хикәяте", "Кәҗә белән сарык" поэмалары урнаштырылды.

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева Азатлыкка сөйләвенчә, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафуриның әдәби үрнәкләрен монтажлау төгәлләнгән, 40лап татар халык әкиятләре яздырылган.

Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз", "Остазбикә", "Кәҗүл читек" әсәрләре, Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлары", Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәрис Әгъләм шигырьләре әзерләнә.

Әлеге проектны тормышка ашыру Татарстан җитәкчелеге һәм "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр агентлыгы ярдәме белән башкарыла диелә.

Аудиокитапларны сайттан бушлай тыңларга һәм йөкләп алырга мөмкин. Айсылу Галиева сүзләренчә, бу киләчәктә дә шулай булачак.

Китапларны Камал һәм Тинчурин театры артистлары, телевидение һәм радио дикторлары укый. Мәсәлән, татар халык әкиятләрен Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова, Дания Нурлы, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Идел Кыямов, Фатих Әмирхан әсәрләрен Фәнис Җиһанша белән Зөлфия Шәмсуарова уку күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG