Русияләрнең яртысы диярлек (46%) киләсе берничә ай эчендә дә үзләре белән ни буласын күз алдына китерә алмый. Бу сан 2016 ел белән чагыштырганда, тугыз процентка артыграк. Яшәү дәрәҗәсе "уртачадан түбәнрәк" булган кешеләр арасында әлеге сан 68 процент тәшкил итә. Урта сыйныф вәкилләренең 47 процентының, ә "уртачадан югарырак" дәрәҗәдә яшәүчеләрдән 27 процентының якын киләчәгенә ышанычы юк. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары күрсәтә дип яза "Дождь".
Киләчәкләрен биш-алты елга планлаштырып куючы русияләр саны 17 проценттан 11 процентка калган. Бер-ике елга планлаштыручылар саны 37 проценттан 35 процентка кадәр кимегән.
Сораштыру нәтиҗәләренә ярашлы, әлеге күрсәткечләр ярты ел элек, май аенда берничә процентка югарырак булган. Респондентларның 13 проценты биш-алты еллык, 40 проценты бер-ике еллык план белән яшәгән.
Русиядә соңгы елда социаль реформалар уздырыла, интернетта кысулар көчәя, рубль бәясе тотрыклы түгел. Халык күпләп протест чараларына да чыга башлады.