Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның Джанкой районында кырымтатар гаиләсе тоткарланган


Джанкой районы Калай бистәсендә яшәүче Хәлил Аблямитовның йортында тентү
Джанкой районы Калай бистәсендә яшәүче Хәлил Аблямитовның йортында тентү

8 ноябрь Джанкой районы Калай бистәсендә яшәүче Хәлил Аблямитовның йортында ОМОН төркеме тентү уздырганнан соң улын һәм көмәнле хатынын алып киткәннәр.

"Кырым бердәмлеге" хәбәр итүенчә, Халил Аблямитовның улы Аблялим һәм хатыны Айджан Акмәчетнең ФСБ бинасында тотыла.

Ике "Газель" машинасында килгән 11 кешелек куәт төркеме өйдә тентү уздырып, абзарда булган теплицаларны, тирә-якны карап чыккан. Өй хуҗасы үзен начар хис итә башлаган һәм аңа ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар.

ФСБга алып кителгән Аблямитовларның нәрсәдә гаепләнгәне хәбәр ителми.

6 ноябрь Акмәчеттә адвокат Эмиль Курбединовның эш урынына килгән "Экстремизмга каршы үзәге" тикшерүчесе аңа җыелышлар, йөрешләр уздыру турында канунны бозуларга юл куймаска дигән кисәтү тапшырган. Шул ук тикшерүче "Кырым бердәмләге"нең соңгы утырышына да килеп мондый кисәтү кәгазен адвокатлар Эдем Смедляев һәм Лиля Гемеджига да тапшырган. Алар икесе дә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Италиядә узган утырышында катнашып Кырымда 2014 елда аннексиядән соң башланган милләт һәм дингә карап эзәрлекләүләр хакында сөйләгәннәр.

XS
SM
MD
LG