Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда изге урыннарга багышланган фәнни җыен оештырыла


Чуашстандагы "Яңа Торын" дип аталган изгеләр урынына зиярәт

10 ноябрь Чуашстанның Батыр районы Татар Согыты авылында республикадагы татарлар тарихына багышланган фәнни-гамәли җыен уза. Ул Чуашстан мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән оештырыла.

"Яшьләрдә әхлак һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә Чуашстан мөселманнарының изге урыннары роле" дип аталган җыенны мәдәният министрлыгы ярдәме белән Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

"Чуашстандагы татарлар элеккеге татар дәүләтләре җирлегендә яшиләр, шуңа күрә монда татар тарихына караган күп төрле урыннар, халык телендә "изге урыннар" дип аталган җирләр бар", диде Азатлыкка Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов.

Фәнни җыенда шушы изге урыннар хакындагы эзләнүләр белән татар авылларында белем бирүче укытучылар, дин әһелләре, Казаннан килгән галимнәр таныштырачак.

"Безнең якларда бу тарихи урыннарга даими рәвештә зиярәт оештырыла. Ел саен "Яңа торын зираты", "Наратлар асты" дип аталган урыннарда корбаннар чалына. Ләкин бүгенге көндә бу чараларда яшьләр азрак катнашуы сизелә. Шуңа күрә бу тарихи тамырларыбызга бәйле урыннар аша яшьләрдә әхлак һәм туган җиребезгә, тамырларыбызга мәхәббәт тәрбияләү көн кадагында тора", дип аңлата Диния нәзарәте рәисе.

Чуашстанда татарлар изге дип санаган урыннарны кайбер чуаш галимнәре үзләренеке дип саный, ягъни ул чуашларга бәйле дип исәпли.

"Без әлеге урыннарны милләткә аермыйбыз. Чөнки тарихны сәясиләштерергә безнең хакыбыз юк. Аның асылына төшенү – ул галимнәр эше. Чуашлар үзләренеке дип саный икән, без каршы түгел. Әмма андый урыннарны гомер буе татарлар карап торган. Без исә галимнәр бу урыннарда мөселманлык эзләре бар дип санаган тарихи-мәдәни җирләрне игътибардан төшермәскә тырышабыз. Шуңа күрә Чуашстандагы мөселманнарның изге урыннары дип атыйбыз", ди хәзрәт.

Чуашстанда фәнни яктан расланган 30дан артык гарәп язулы борынгы кабер ташы, берничә болгар һәм башка татар ханлыклары чоры шәһәрчекләре бар. Җыенда болардан тыш, элек мәчет-мәдрәсәләр урнашкан урыннар турында да чыгышлар булыр дип көтелә.

15-16 ноябрьдә Татар төбәк тарихчылары җәмгыяте Казанда да "Этнотуризм һәм авыллар тарихы" дигән темага конференция уздыра. Анда да шул "изге урыннар" темасы каралачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG