Бурятия эчке эшләр министрлыгы "Номер один" сайтында төбәк башлыгына карата тискәре фикерләр калдырган укучыларның IP-адресларын таләп иткән. Бу хакта газет сайтында белдерелә.
Әлеге фикерләр Бурятия хөкүмәте түрәләренең машиналарын һәм эш бүлмәсендәге җиһазларын яңартуга җиде миллион сум артык акча бүленүе турындагы текст астында калдырылган.
Экстермизмга каршы тору үзәге "кунак" буларак кергән укучының шәхси мәгълүматын таләп иткән. Эчке эшләр министрлыгы раславынча, аның фикерләре "дәүләт хакимияте оешмалары эшчәнлегенә каршы килергә чакыра".
Моннан тыш, шундыйрак таләп мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге җинатяьләргә каршы торучы "К" бүлегеннән дә килгән.
Редакция министрлыкка җавабында үз укучыларының шәхси мәгълүматларын тапшыра алмый дип белдерә. Шулай ук Роскомнадзор да сайтта калдырылган фикердә канун бозу тапмаган диелә.