Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның дәүләт оешмаларында берничә интернет-басма сайтына керү томаланган


Татарстан дәүләт оешмаларында эшләүчеләр эш урыннарыннан кайбер интернет-басмалар сайтына керә алмый.

Татарстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова сүзләренчә, берничә басма сайтына керү эш эффективлыгын арттыру максатыннан ябылган. Бу хакта ул атнакич журналистлар белән очрашуда әйтте. Нинди басмаларга керү тыелганын Галимова ачыкламады.

"Әлеге мәгълүмат президент идарәсе дәрәҗәсендә эчке куллану өчен кабул ителде һәм аны халык алдына чыгару булмаячак. Кайбер басмалар анализ уздырганнан соң чикләүләргә дучар булды", ди Галимова. Аның сүзләренчә, әлеге анализ хезмәткәрләрнең эш вакытында иң күп кереп караган сайтларны ачыклаган.

Галимова моны цензура дип атамый. Кешеләр үз телефоннарыннан, планшетларыннан ул сайтларга барыбер керә ала, чикләүләр эш компьютерларына гына куелган ди ул.

Моңа кадәр Татарстанның дәүләт оешмаларында "Бизнес-онлайн" сайтына керү тыелган дигән хәбәр таралган иде. Басма моны дәүләт цензурасы һәм сәяси адым дип шәрехләде.

XS
SM
MD
LG