Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Әгъдәс Борһанов вафат


Әгъдәс Борһанов (1920-2018)
Әгъдәс Борһанов (1920-2018)

Тарих фәннәре докторы, профессор Әгъдәс Борһанов 98 яшендә вафат булды.

Галимнең вафаты турында Русия мөселман халыкларын үстерү фонды җитәкчесе Гаяр Искәндәр Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.

Галимнең үлемен Азатлыкка аның ярдәмчесе Кенҗе Имамгалиева да раслады. Әгъдәс ага атнакич көндезге сәгать өч тулып киткәч вафат булган. Галимне Казанда җирләргә җыеналар, бу аның васыяте булган. Әмма дуслары, хезмәттәшләре Мәскәүдә дә хушлашырга тели, диде Кенҗе ханым. Әлегә хушлашуның кайда уздырылачагы билгеле түгел.

Әгъдәс Борһанов 1920 елда Татарстанда туган. Икенче дөнья сугышында катнашкан. Тарих фәннәре докторы, озак еллар Русия дәүләт һуманитар университеты профессоры булды.

Аңа кадәр Таҗик дәүләт университетында, Казан дәүләт университетында, Мәскәү сивил авиация инженерлары институтында һәм башка уку йортларында эшләде. Татарстан фәнәр академиясенең мактаулы академигы булды.

Ул тарих, социаль фәлсәфә, глобаль үсеш проблемнарын өйрәнде, әлеге темаларга дистәләгән монография һәм фәнни мәкаләләр язды.

Борһанов шулай ук татар милли хәрәкәте мәсьәләләре турында да мәкаләләр язды. Ул милли идея буларак милләтнең үз-үзен саклау концепциясен тәкъдим итте. Аның нигезендә татарларга физик һәм акыл эшеннән эшмәкәрлеккә күчүдә ярдәм итү максатын алга сөргән милли капитал булдыру идеясе ята иде.

Галим Русия думасына милли азчылыклар канун өлгесен әзерләүчеләр арасында да булды.

Азатлыкта Әгъдас Борһановның 2012 елда Дөнья татар конгрессының V корылтаенда ясаган чыгышы видеосы саклана.

Әгъдәс Борһанов: "Күп сөйләшеп милләтне югалтып барабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Ул анда корылтайдагы чыгышларга бәя биргән иде. "Ринат Закировның һәм башкаларның чыгышларын тыңласаң, барысы да матур, дөрес кебек. Ләкин ура-ватанпәрвәрлек белән, әле яшибез, моны эшләдек, тегене эшләдек дип күп сүз сөйләп без милләтне югалтып барабыз", дип чыгыш ясады ул.

XS
SM
MD
LG