Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярдәмгә мохтаҗ Рәшит Әхмәтов "Звезда Поволжья" газетын чыгаруын дәвам итә


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Татарстанда чыгып килгән бәйсез "Звезда Поволжья" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов гангрена көчәю сәбәпле аяк табанын кистерергә мәҗбүр булган.

Рәшит Әхмәтов хәзер култык таягы белән йөрсә дә, "Звезда Поволжья" газетын чыгаруны дәвам иттерә. Аның сүзләренчә, операцияне 10 октябрь ясаганнар. Баш мөхәрриргә газетның бер санын хастаханәдә ятканда чыгарырга туры килгән.

"Звезда Поволжья" татар халкы һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә кыю мәкаләләр бастыруын дәвам иттерә.

Хастаханәдән аны 25 октябрь чыгарганнар. "Аягым авырлык белән төзәлә. Чөнки шикәр чире белән интегәм. Йөрәгем дә сәламәт түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, бер хәл була калса, мине демократ дип санагыз", диде ул Азатлыкка.

Үзе турыдан-туры ярдәм сорарга теләмәсә дә, аңа операциядән соң дәвалану өчен ярдәм кирәк икән. Ярдәм итәргә теләүчеләр Рәшит Әхмәтовка "Звезда Поволжья" сайты аша мөрәҗәгать итә ала.

XS
SM
MD
LG