Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриядә Русия файдасына шымчылык кылуда шикләнелүче тоткарланган


Австриянең 70 яшьлек элекке полковнигы Русия хәрби күзләвенә миграция кризисы, Австрия хәрби авиациясе һәм артиллерия системнары турында мәгълүмат тапшырган диелә.

Русия файдасына шымчылык кылуда шикләнелүче Австрия гаскәренең отставкадагы полковнигы тоткарланган. Австрия саклану министрлыгының рәсми вәкиле Михаэль Бауэр сүзләренчә, күзләүгә каршы тору хезмәте шпионлык очрагын "дустанә махсус хезмәтләр" ярдәмендә ачыклаган. Офицерның исеме әйтелми, аңа карата җинаять эше ачылган диелә.

Kronen Zeitung гаетасы 70 яшьлек элекке хәрби 1990 еллар ахырыннан башлап Русия хәрби күзләвенә миграция хәлләре, Австрия хәрби авиациясе һәм артиллерия системнары турында мәгълүмат тапшырган дип фаразлый. Басма мәгълүматларынча, үз хезмәтләре өчен ул 300 мең евро тирәсе алган. Шикләнелүче "эшен профессионалларча башкарган" дип яза газета. Ул Австрия гаскәрендә бик зур булмаган вазифада гына утырып һәр ике атна саен Русия кураторы "Юрий" белән очрашкан һәм аннан биремнәр алган. Тапкан мәгълүматларны офицер шифрланган хатлар яки иярчен элемтәсе аша җибәргән.

Австрия канцлеры Себастьян Курц һәм саклану министры Марио Кунасек җомга әлеге темага махсус белдерү белән чыкты. Австрия хөкүмәте башлыгы Русия гамәлләрен кискен хөкем итте һәм "шымчылык кылу булмаска тиеш" диде. Вена Мәскәүдән әлеге эш нигезендә аңлатулар көтә диде Курц.

Моннан тыш Курц шпионлык низагы аркасында Австрия тышкы эшләр министры Карин Кнайсль декабрьдә Русиягә планлаштырылган сәфәреннән баш тартачак дип тә белдерде.

XS
SM
MD
LG