Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айсылу Гариф: "Телне белгән соңгы буын буласым килми"


Айсылу Гариф

"Мин синең проблем түгел" дигән тамаша уздырып Айсылу Гариф кешеләрнең битарафлыгына каршы чыкты. Бихисап тәнкыйть һәм хуплау ишеткән яшь иҗатчы белән Азатлык яшьләрнең бүгенге җәмгыять проблемнары турында әңгәмә корды.

Кабан күле буенда перформанс (тамаша) узды: кыз чүп белән тулы савыт янына килде һәм "Минем монда ятасым килә" дип анадан тума килеш салкын асфальтка ятты. Бу вакыйга фотога төшерелде. Ул Instagram-да таралды. Фотосурәттә – җирдә бөкләнеп яткан кыз, ә янындагы эскәмиягә очраклы утырган ир тәмәке көйрәтә. Фоторәсемгә аудиофайл да беркетелгән.

"Мин – син кисеп бетергән урманың. Суын корыткан елгаң. Онытылган кешең. Юл кырыенда ташлап калдырган әйберең. Тәмәке төпчеген сүндергән тәрәзә төбең. Подъездыңа кертмәгән иясез мәчең. Иелеп алмаган чүп кисәге... Мин синең проблем түгел”.

​Бу – 25 яшьлек Айсылу Гарифнең кешелек дөньясындагы битарафлык мәсьәләсенә карата үзенең фикерен белдерүе.

Айсылу Гариф тумышы белән Казаннан, әнисе – шагыйрә, журналист Илсөяр Ихсанова. Айсылу Мәскәүдә яши, Британия югары дизайн мәктәбендә белем ала, заманча сәнгатьне өйрәнә. Азатлык аның белән сөйләште.

– Айсылу, синең тормышында бу беренче перформансмы яки моңа кадәр чаралар уздырганың булдымы?

– "Мин синең проблем түгел" проектына кадәр дизайн мәктәбендә белем алу програмы кысаларында "Теләмим" исемле тамаша оештырдым. Анысы кеше мөнәсәбәтенең яшь һәм тәҗрибә аша үзгәрүенә багышланды. Икенчесе – "Энтропия" – "YRA" иҗат берләшмәсенең уртак күргәзмәсендә узды.

"Мин синең проблем түгел" чарасын сүз белән генә аңлатуы авыр. Мине күп мәсьәлә борчый. Миңа экология проблемы да мөһим. Аны үзем аша уздырам, аның белән яши башлыйм, аңа карата шәхси мөнәсәбәтемне ачыклыйм. Нәтиҗәдә шушы проблемны үземнән аерып карап булмый дигән фикергә киләм.

Бүгенге көндә Африкада ачлыктан интегүче балалар турында сөйләү модада. Дөресен әйтәм, минем өчен бик үк әһәмиятле түгел, чөнки аны үз күзләрем белән күрмәдем. Минем өчен таныш, үзем белгән проблемнарга фикеремне белгертү күпкә кызыграк. Фрида әйтүенчә: "Иң яхшы белгән проблем – мин үзем".

– Ә бу чараң белән син нинди проблемнарны ачыкларга тырыштың?

– Күп кешеләр минем чарамны экология турында дип уйлый. Ләкин аның проблематикасы күпкә киңрәк: ул үз мәнфәгатен кайгыртучы кешеләр турында, табигатьтән, хайваннардан һәм бер-беребездән файдалануы хакында. Әмма бу эшем белән беркемне дә гаепләргә теләмәдем. Беренче чиратта үз-үземә ни өчен мин кеше буларак шундыйга әйләндем дигән сорау гына куйдым. Ә җавапны һәркем үзе табарга тиештер.

Казандагы кешеләрнең бер өлеше, алар азчылык, Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводы төзелешенә каршы. Әгәр минем йорт каршымда төзелсә, мин дә моңа каршы чыгар идем. Бер уйласаң, моңа бар казаннар да каршы чыгарга тиеш, аның төтене дә, чүбе, пычрагы да казаннар сулаган һава бит, бу - Осиново бистәсе проблемы гына түгел. Әлеге дә баягы битарафлык, минем проблем түгел дип читләшү, йомылу. Бистәдә яшәүчеләр кешеләр үзләренең хокукларын яклый һәм мин бөтен күңелем белән алар яклы.

Чүп мәсәләсенә килгәндә, минемчә, иң рациональ ысул – чүпне аерып, аларны яңадан эшкәртү. Күпчелек дусларым чүпне төрле тартмаларга аерып җыя. Киләчәктә барыбыз да шуңа килербез дип өметләнәм. Бу рәвешле эш итүгә җәмгыятьне тәрбияләргә туры киләчәк. Моның өчен берничә дистә ел вакыт та узарга мөмкин.

– Перформанс вакытында син анадан тума килеш җиргә яттың. Казан өчен бу – бик кыю гамәл. Мондый адымыңа карата нинди фикерләр белдерделәр, якыннарың ничек кабул итте?

– Эротика элементын кертеп, игътибарны үзенә җәлеп итәр өчен чишенде дип әйтүчеләр булды. Әмма биредә шәрәлек ул эротика белән бәйле түгел. Аның аша мин кешелек табигатенең көчсезлеген һәм зәгыйфьлеген генә күрсәтергә теләдем. Гомумән, заманча сәнгать турында сүз барганда, "бу берни түгел", "мин дә алай эшли алам", "тилеләр", "сәерләр" дип әйтүчеләр күп. Әмма чынбарлыкта заманча сәнгатьне, перформансларны, акцияләрне уздыру бер дә җиңел түгел.

Дөресен әйткәндә, гаиләм нәрсә белән шөгыльләнгәнемне әле дә аңлап бетерә алмый. Кайбер туганнарым кабул итми дип уйлыйм. Ләкин иҗат эшләремне мин әнием һәм яраткан кешем белән уртаклашам. Алар – миңа терәк, илһамламдыручы. Әниемә рәхмәтлемен: милләтебезнең гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәтте. Ә иҗат темасына килгәндә, безнең фикерләребез кайбер очракларда туры килмәскә тә мөмкин. Һәм бу гадәти күренеш. Аңа традицион сәнгати ысуллар якынрак булса да, якын кешемә заманча сәнгатьне аңлатырга, дөньядагы мәдәни процессларны төшендерергә тырышам. Шуңа күрә без аның белән бер дулкында яшибез.

– Кеше һәм иҗатчы буларак сине тагын нинди проблемнар борчый?

– Миңа иҗатчы буларак кешенең эчке ирегенә, рухи дөнья төзелешенә кагышлы темалар кызык. Шулай ук ватандашлар иреге проблемы да нык борчый. Хәзерге вазгыятьтә һәм шартларда бармы ул? Кирәкме ул безгә? Ә инде Татарстанда туган һәм үскән татар кешесе буларак, иң беренче чиратта миңа милли мәсьәлә тынычлык бирми.

Русиядә милли мәсьәләләр кискен тора, урыс булмаган милләтләргә басым булуы сизелә. Ләкин сез бүгенге яшьләргә генә карагыз. Алар бит бернигә борчылмый. Берничә ел Мәскәүдә яшим һәм мондагы җирле татар яшьләренең ничек итеп фатирларга җыелып, кальян тартып, татар җырларына моңланып утыруларын күзәтәм. Туган илләре Татарстанда вакыйгалар кайный, ә аларга ул әллә бар, әллә юк. Әгәр дә татар халкы киләчәктә юкка чыга икән – без үзебез гаепле булып калачакбыз. Төрле яшьләр бар, араларында уйланганнары да бардыр, әмма мин аларны очратмадым.

– Мәскәү һәм Казан татарларның аермасы нидә?

– Казанда яшьләр актив һәм яңа гадәти булмаган әйберләргә ачык. Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Гүзәл Сәгыйтова кебек шәхесләр мәдәниятне алга этәрә. Аларның алдынгы карашлы булулары мине бик куандыра.

Ә Мәскәүдә йомшакны җылы белән бутыйлар. Мәскәүләр өчен дин милләттән өстенрәк кебек. Татарча сөйләшмиләр, аны өйрәнергә дә бик теләкләре юк, ләкин дингә игътибарлары аеруча зур.

Ә уртак проблем итеп мин мәгънәсез Элвин Грей кебек коточкыч татар попсасын тыңлауларын әйтер идем. Татарлар арасында алдынгы карашлы, зәвыклы, сыйфатлы музыка тынлаучы яшьләр бар, ләкин алар күпчелек түгел.

Минемчә, музыка аша гына татар теленә кызыксыну уятырга булыр иде. Ә бүген кызыклы контент белән эшләүчеләр бармак белән санарлык. Киләчәк заманы контенты кирәк.

– Татарларның күпчелеге яңалыкларга, традицион булмаган әйберләргә шик белән карый. Алдынгы һәм "киләчәк заманы" контентына аудитория табылмас дип курыкмыйсыңмы?

– Татар да төрле ул, безнең аудитория киң. Аигелне алыйк, Татарстанда аның җырлары кайберләргә сәер, "татар телен бозып җырлый" дип әйтүчеләр бар. Ләкин Аигел яшьләр белән заманча телдә сөйләшә һәм ул аларга якын.

Аудитория татарлар белән генә чикләнмәскә дә мөмкин. Сыйфатлы татар музыкасы һәм сәнгате башка милләтләргә дә хуш килә алыр дип уйлыйм. Хәзерге вазгыятьтә татар теле үзенең татарлыгыннан чыгып, дөнья күләменә адым ясарга тиеш. Музыка аша яшьләрнең милли үзаңын үстерергә, телгә карата кызыксынуын арттырырга мөмкин. Минем татар телен белгән соңгы буын буласым килми. Үле телләр һәм юкка чыккан милләтләр күп. Әмма мин бит тере һәм үземне үлеләр исемлегенә бер дә кертәсем килми. Татарларның киләчәге – яшьләрнең креатив булуында, сүздә түгел, ә гамәлдә.

– Британия югары дизайн мәктәбен тәмамлагач киләчәккә нинди планнар корасың?

– Планнар белән яшәмим, чөнки тормыш тотрыксыз. Әмма зур хыялым бар: кешеләр мине иҗатчы, сәнгать әһеле буларак танысыннар, кабул итсеннәр иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG