Accessibility links

Кайнар хәбәр

TAT CULT LAB чарасына гаризалар кабул итү башланды


Катнашуга яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, электрон музыкант һәм шагыйрьләр чакырыла.

15-25 декабрь Казанда TAT CULT LAB проектының музыкаль лабораториясе узачак. Ул "заманча мегаполисның яңа татар музыкасы" темасына багышлана.

Катнашуга яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, электрон музыкант һәм шагыйрьләр чакырыла. Гаризалар 15 декабрьгә кадәр tatacult.ru сайтында кабул ителә.

Катнашучылар биш төркемгә бүленәчәк һәм Казанның танылган саундпродюсерлары, композитор һәм музыкантлары белән эшләячәк. Алар арасында Валерий Коротков, Юрий Федоров, Митя Бурмистров, Ильяс Гафаров, Илназ Тарханов кебек музыкантлар, композиторлар бар.

10 көн дәвамында төркемнәр белгечләрнең лекция һәм остаханәләренә йөриячәк, воркшопларда катнашачак, кураторлар белән профессиональ тавыш яздыру студияләрендә эшләячәк дип хәбәр итә оештыручылар.

Лаборатория нәтиҗәләре 25 декабрь көнне тәкъдим ителәчәк. Иң яхшы төркемнәр Tallinn Music Week 2019 заманча музыка фестиваленә билетлар һәм шәхси альбом яздыру мөмкинлеген отачак.

"Татар телен белү дәрәҗәсе, шул исәптән портфолионың күләме өстенлек булып санала, ләкин сайлап алуның төп шарты түгел", диелә оештыручылар хәбәрендә.

Чараны Yummy Music инди-лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

XS
SM
MD
LG