Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вакыф" фонды мөдире итеп элекке хәрби Дамир Галиев билгеләнгән


Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдин "Вакыф" фонды мөдире вазифасыннан киткән. Аның урынына элекке хәрби, хәзер эшмәкәр Дамир Галиев билгеләнгән.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте каршында эшләүче "Вакыф" фондының җитәкчелеге алышынды. Фонд белән былтырдан мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдин идарә иткән иде. Атнакич ул вазифасыннан алынган. Бу хәбәр дини оешманың чираттан тыш пленумында җиткерелергә тиеш булган, ләкин Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җыелышны үткәрмәскә булган. Аның урынына Диния нәзарәте президиумы утырышы узган. Шунда Мансур хәзрәткә "сез бүтән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөлкәте белән идарә итмәячәксез", дип әйткәннәр. Мөфтияттә Азатлыкка Мансур хәзрәт үз теләге белән китте дип белдерделәр.

"Вакыф"ка яңа җитәкче итеп Дамир Галиев тәкъдим ителгән. Җомга аның беренче эш көне булган. 53 яшьлек Галиев - эшкуар, Яшел Үзәндә "Муравейник" сәүдә йорты идарәчесе булып эшләгән, аңа кадәр 27 ел гомерен совет, аннары Русия хәрби көчләренә багышлаган.

Соңгы елларда нәзарәт җитәкчелегенә диннән ерак булган йә куәт структураларында эшләп отставкага киткән хәрбиләр, яисә элеке түрәләр билгеләнә. Мисал өчен, элегрәк нәзарәт аппараты җитәкчесе булып элекке милиция полковнигы Рәфис Шаһвәлиев торды, аны алыштырган Альберт Гарипов Татарстан хөкүмәт йортында төрле вазифалар башкарган кеше. Быел ул Яшел Үзән районы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Нәзарәт аппараты җитәкчесе урыны әлегә буш тора.

XS
SM
MD
LG