Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилевкә 75 яшь: "Кырым азат ителмичә үләргә ярамый"


Мостафа Җәмилев (c) кырымтатар халкы Корылтае конференциясендә, Киев, 12 ноябрь 2018
Мостафа Җәмилев (c) кырымтатар халкы Корылтае конференциясендә, Киев, 12 ноябрь 2018

13 ноябрь кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевкә 75 яшь тулды. Ул котлаучылардан бүләк бирү урынына Кырымдагы сәяси тоткыннарның балаларына ярдәм итүне сорады. Киевта узган тантана вакытында тоткыннарның балаларына ярдәм җыю оештырылды.

Мостафа Җәмилевкә 75 яшь тулу уңаеннан 13 ноябрь Киев шәһәре идарәсендә тантана чарасы узды. Украина президенты Петр Порошенко Мостафа Җәмилевне Ирек ордены белән бүләкләде.

"Мин ышанам - без Кырымга кайтырбыз. Без бергә булганда без җиңәчәкбез. Без корылтай һәм мәҗлесне таркатуга юл бирмәячәкбез. Оккупант каян килгән булса, шунда да кайтыр. Беркемдә дә Кырым кемнеке булганында шик булмасын. Мин Мостафа Җәмилевнең БМО оешмасы мөнбәреннән ясаган чыгышын нинди алкышлар белән каршылаганнарын күреп горурлык хисләре кичердем. Мостафа Җәмилев - кырымтатар халкының символы, ирек символы, ул - Украина символы. Аны 75 яшь тулу уңаеннан Украинаның Ирек ордены белән бүләклим", диде Украина президенты Петр Порошенко Киев шәһәр идарәсе залында үткән чарада.

Порошенко Мостафа Җәмилевне котлый
Порошенко Мостафа Җәмилевне котлый

Мостафа Җәмилев сүз алып: "Мин каһарман түгел, мин үз принципларым белән яшәдем. Эшләгәннәрем хакында сөйләрләр, хаталарым хакында да сүз булыр. Мин гомер буе милли хәрәкәттә булдым. Мин шаярып бер телеканалда болай дип сөйләгән идем: "Кырым азат ителмичә үләргә ярамый. Үлгәннәр дезертир булыр. Мин дезертир булмам дип уйлыйм. Мин Кырым азат булганын күрермен дип өмет итәм", диде.

Котлаучылар арасында Киев шәһәр администрациясе башлыгы Виталий Кличко, Төркиянең кырымтатар диаспорасы вәкилләре, Украина Югары Радасының рәис урынбасары Ирина Геращенко, магариф һәм фән министры Лиля Гриневич бар иде. Кырымнан Киевка күчәргә мәҗбүр булган Таврия университеты ректоры В.Казарин Мостафа Җәмилевкә Таврия университетының мактаулы докторы исеме бирелгәнен игълан итте.

Чарада Кырымнан килгән җырчы Айсель Балич, Киевтан "Мосафир" кырымтатар ансамбле, Киевтагы "Кырым гаиләсе" балалар ансамбле үз чыгышлары белән Җәмилевны туган көне белән котладылар.

Чарада кырымтатар җырчысы Җамала Мостафа Җәмилевне котлап җыр башкарды.

​Тантана алдыннан Мостафа Җәмилев Фейсбукта аны котларга теләүчеләргә мөрәҗәгать итеп аңа бүләк бирү урынына Кырымдагы сәяси тоткыннарның балаларына ярдәм итәргә чакырды. "Безнең өчен Кырымдагы барлык сәяси тоткыннарның балалары милләтенә карамыйча – кырымтатар балаларыдыр. Әйдәгез, бу балаларга бергә бәйрәм оештырыйк!" дигән мөрәҗәгатен урнаштырды.

"Кырымда Русиянең оккупацион режимы тарафыннан фабрикацияләнгән эшләр нигезендә ирегеннән нахакка мәхрүм ителгән сәяси тоткыннарның 113 баласы әтисез тәрбияләнергә мәҗбүр. Шәхсән миңа бүләкләр алу өчен акча сарыф итмәгез. Сезнең белән бергә балигъ булмаган бу балаларга "Кырым" фонды хисабына акча туплый алсак, мин шат булыр идем. Әйдәгез, аларга ярдәм итик, диде Җәмилев.

Киевта узган тантана вакытында тоткыннарның балаларына ярдәм җыю оештырылды.

12 ноябрь Киевта кырымтатар халкы Корылтае конференциясе үтте. Аннексия сәбәпле ул беренче тапкыр ватаннан читтә уздырылды. Чарада Кырымдагы оккупация шартларында эш итү юллары тикшерелде.

Мостафа Җәмилев конференциядә чыгыш ясап "оккупацион хакимиятләр Корылтай делегатларын буйсындыра алмагач Кырымда сыналган ысулларын куллана башлады. Алар басым, эзәрлекләүләр, кешеләрне урлау, үтерү, ирегеннән мәхрүм итү, Кырымнан куып чыгару, шул исәптән Мәҗлес лидерларына Кырымга керү тыелды, чөнки алар Кырым оккупациясен танымаган халыкны вәкиллек итә" дип сөйләде.

* * *

Мостафа Җәмилевне гаилә әгъзалары, туганнары котлады:

9 ноябрь Мостафа Җәмилев "Острожская академия" университетының мактаулы докторы исеменә лаек булды. Котлау чарасы шушы уку йортында узды. Җәмилевкә мондый исем Украина университеты тарафыннан беренче тапкыр бирелә. Моңарчы аңа Төркия университетлары да мактаулы исемнәр биргән иде.

XS
SM
MD
LG