Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатар халкы корылтаеның конференциясе уза


Кырымтатар халкы корылтае конференциясе, Киев, 12 ноябрь 2018
Кырымтатар халкы корылтае конференциясе, Киев, 12 ноябрь 2018

12 ноябрь Киевта кырымтатар халкы корылтае конференциясе уза. Аннексия сәбәпле бу чара беренче тапкыр Кырымнан читтә үтә.

Конференциядә төрле сәбәпләр аркасында барлык делегатларның да катнаша алмавы ихтимал.

"Кайбер делегатларның соңгы дүрт елда телефоннары, торган урыннары алмашты, шуңа күрә без аерым чакырулар таратмадык, ә конференция уздырылу турында социаль челтәрләрдә, матбугатта игълан итеп килдек. Сайланган делегатлар һәммәсе килергә тиеш. Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең килмәве ихимал, чик буенда Русия хезмәтләре туктатып тикшерүләр уздырып, поездларга соңга калулар оештыра ала, кайбер делегатлар үзләре дә килмәскә мөмкин", диде Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, фейсбукта ясаган видеочыгышында.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, без кабул иткән карарларны Кырымнан килмәгән делегатларга җиткерербез, алар ничек тавыш биргәннәрен белдергәч карарларны расларбыз, диде.

Җәмилев сүзләренчә, җыенда яңа Корылтай сайлау булмаячак, Мәҗлес рәисе дә сайланмаячак. Оккупация хәлендә без моны эшли алмыйбыз, чөнки аннексия хәлендә Корылтай ничек эшләргә тиеш дигән маддәне уставка кертмәгәнбез, диде ул.

Корылтайда Кырымда кырымтатар автономиясен торгызу белән бәйле мәсьәлә дә каралачак дип көтелә. VI корылтайга 248 делегат сайланган иде.

XS
SM
MD
LG