Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция вәкиле Навальныйга Русиядән чыгуны тыйганнар


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный Страсбургка җыенган булган, әмма аны һава аланында Русиядән чыгармаганнар.

Русия оппозициясе вәкиле Алексей Навальныйның Мәскәү һава аланындагы чик контролендә "махсус тикшерү чаралары уздыру өчен" паспортын алганнар. Соңрак чик хезмәте вәкилләре Навальныйга Русиядән чыгуны тыю турындагы хат барлыгы турында әйткән. Сәбәпләре ачыкланмый. Бу хакта оппозиция вәкиле Twitter-да язды.

Алексей Навальный Старсбурга барырга җыенган. 15 ноябрь Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе аның 2012-2014 елларда тоткарлаулар, кулга алулар һәм административ хокук бозуларда гаепләүләр турындагы шикаяте нигезендә карар чыгарырга тиеш.

Оппозиция вәкиле "Кировлес" һәм "Ив Роше" җинаять эшләре нигезендә сынау уза. Ул атнага бер тапкыр җәзаларны үтәтү хезмәтенә (ФСИН) барып күренергә тиеш. Әлеге оешма теләсә кайсы вакытта Навальныйның шартлы хөкеме реаль хөкемгә әйләндерергә мөмкин. Чит илгә дә Навальный ФСИН рөхсәте белән генә чыга ала.

XS
SM
MD
LG