Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 24 проценты интернет кулланмый


Русияләрнең дүрттән бер өлеше дирялек (24%) беркайчан да интернет кулланмаган. Шул ук вакытта мондыйлар саны елдан ел азая.

18 яшьтән өлкәнрәк русияләрнең күпчелеге (76%) интернетның даими кулланучысы булып тора. Халыкның 57 проценты интернетка көн саен керә. Бу хакта Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәтә.

Яшьләрнең 90 проценты интернет куллана, бу былтыргы белән чагыштырганда биш процентка артыграк. 55 яшьтән өлкәнрәкләрнең 25 проценты интернетка көн саен керә. Өч ел элек мондыйлар нибары 9 процент булган.

Социологлар мәгълүматынча, интернетны беркайчан да кулланмаган кешеләр саны соңгы өч елда 30 проценткан 24 процентка калган.

Интернет кулланучылар арткан саен, интернетны чикләү чаралары да арта. "Агора" хокук яклау оешмасы мәгълүматына караганда, 2017 елда интернет чикләүләрнең 100 меңнән артык очрагы һәм онлайн-активлык өчен җинаять эзәрлекләүләренең мең ярымлап очрагы теркәлгән.

XS
SM
MD
LG