Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 1,2 млн сумлык Кол Гали һәйкәлен Сембергә бүләк итте


Ульянда Кол Гали һәйкәле
Ульянда Кол Гали һәйкәле

Һәйкәл Нариманов урамында урнашкан татар мәдәнияте үзәге каршында тора.

Татарстан Сембергә Болгар шагыйре Кол Гали һәйкәлен тапшырган. Ул татар мәдәнияте үзәге каршында тора. Бу хактагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Элек һәйкәл республика милке санала иде.

Һәйкәл Ульян өлкәсенең "Туган тел" татар-башкорт иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән Кол Галинең 825 еллыгына 2008 елда куелган иде. Коммерсантъ-Казан язуынча, республика Мәскәү сынчысы Константин Головушкин проекты нигезендә бронзадан коелган сын өчен 1,2 млн сум түләгән булган. Һәйкәлнең нигезен төзү һәм үзәк янындагы мәйданны төзекләндеү өчен Сембер халкы 600 мең сум җыйды.

XS
SM
MD
LG