Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Мостафа Җәмилевне Ирек ордены белән бүләкләде


Порошенко Мостафа Җәмилевне котлый
Порошенко Мостафа Җәмилевне котлый

13 ноябрь Мостафа Җәмилевкә 75 яшь тулуга багышланган чарада Украина президенты Петр Порошенко аны Ирек ордены белән бүләкләде.

"Мин ышанам - без Кырымга кайтырбыз. Без бергә булганда без җиңәчәкбез. Без корылтай һәм мәҗлесне таркатуга юл бирмәячәкбез. Оккупант каян килгән булса, шунда да кайтыр. Беркемдә дә Кырым кемнеке булганында шик булмасын. Мин Мостафа Җәмилевнең БМО оешмасы мөнбәреннән ясаган чыгышын нинди алкышлар белән каршылаганнарын күреп горурлык хисләре кичердем. Мостафа Җәмилев - кырымтатар халкының символы, ирек символы, ул - Украина символы. Аны 75 яшь тулу уңаеннан Украинаның Ирек ордены белән бүләклим", диде Украина президенты Петр Порошенко Киев шәһәр идарәсе залында үткән чарада.

Мостафа Җәмилев сүз алып: "Мин каһарман түгел, мин үз принципларым белән яшәдем. Эшләгәннәрем хакында сөйләрләр, хаталарым хакында да сүз булыр. Мин гомер буе милли хәрәкәттә булдым. Мин шаярып бер телеканалда болай дип сөйләгән идем: "Кырым азат ителмичә үләргә ярамый. Үлгәннәр дезертир булыр. Мин дезертир булмам дип уйлыйм. Мин Кырым азат булганын күрермен дип өмет итәм", диде.

Котлаучылар арасында Киев шәһәр администрациясе башлыгы Виталий Кличко, Төркиянең кырымтатар диаспорасы вәкилләре, Украина Югары Радасының рәис урынбасары Ирина Геращенко, магариф һәм фән министры Лиля Гриневич бар иде. Кырымнан Киевка күчәргә мәҗбүр булган Таврия университеты ректоры В.Казарин Мостафа Җәмилевкә Таврия университетының мактаулы докторы исеме бирелгәнен игълан итте.

Чарада Кырымнан килгән җырчы Айсель Балич, Киевтан "Мосафир" кырымтатар ансамбле, Киевтагы "Кырым гаиләсе" балалар ансамбле үз чыгышлары белән Җәмилевны туган көне белән котладылар.

XS
SM
MD
LG