Accessibility links

27 ноябрь беренче тапкыр Удмурт теле көне узачак 


Тарихта беренче удмурт теле көне 2001 елның 27 ноябрендә "Удмурт республикасы дәүләт телләре һәм аның халыклары телләре турында" канун кабул итүгә багышлап уздырыла. Әлеге канун нигезендә удмурт теле дәүләт теле дәрәҗәсен ала.

"Удмурт теле көне" чаралары Мәскәүдә һәм Маҗарстанда планлаштырылган.

"Күршебездәге барлык халыкларның да үз телләренә багышланган бер көннәре бар. Без аны 27 ноябрь уздырырга тәкъдим иттек. 2001 елда бу көнне Удмуртиянең дәүләт телләре турында канун кабул ителде, шуңа бу датаны кулай күрдек. Без Мәскәүдә киң колачлы мәгърифәтчелек чарасы уздырырга телибез – башкалада яшәүчеләр, удмурт булсынмы, булмасынмы, монда килеп удмурт теле турында белсеннәр, аның нинди матур, үзенчәлекле булуын күрсеннәр, аңа игътибар бирү һәм проблемнарны хәл итүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңласыннар иде", дип сөйләде Азатлыкка фин-угыр халыкларының халыкара ассоциациясе вице-президенты Артем Малых.

Мәскәүдә әлеге чара кысаларында Ольга Урасинованың "Удмурт теленә кереш" күзәтү лекциясе, удмурт шигъриятенең ХХ гасырда үсеш юллары турында фикер алышу узачак. Шулай ук удмурт теленең бүгенге көндә торышы, Удмурт республикасында аның дәүләт теле дәрәҗәсен тормышка ашыру турында да сөйләшү булачак. Мәскәүдә чаралар Чехов исемендәге китапханәдә уза.

28 ноябрь Удмурт теле көне Маҗарстанның Сегед шәһәрендә үтәчәк. Шулай ук мондый чараны Будапештта уздырырга да уйлыйлар.

Удмурт теле көне удмурт теле турында белемнәр тарату, аның үзенчәлекләре, аны саклап калуда һәм өйрәтүдә килеп туа торган кыенлыклар, ул тотрыклы үсеш алсын өчен җәмгыятнең катнашуы кирәклеге турында тагын бер кат искәртү өчен уздырыла.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG