Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Йел университетында татарларга багышланган кичә үтте


Йел университетындагы кичә
Йел университетындагы кичә

13 ноябрь АКШның иң абруйлы уку йортларының берсе саналган Йел университетында татарларга багышланган беренче мәдәни кичә үтте.

Йел университетында Татарстанны таныту башлангычы белән Коннектикут штатында яшәүче ​Ләйсән һәм Расих Туктамышовлар гаиләсе чыккан. Алар бу кичәне Татар яшьләре форумы ярдәмендә "Татарстан илчеләре" проекты кысаларында уздырды. Чараны оештыруда шул ук университетның халыкара үзәге һәм халыкара кулинария клубы да катнашты диде Азатлыкка Ләйсән Туктамышова. "Татарларга багышланган чараны уздыру өчен Йел университетын сайладык. Чөнки ул бик дәрәҗәле уку йорты һәм анда минем ирем Расих Туктамышов медицина профессоры, Йел һоспиталендә бүлек башлыгы булып эшли", дип тә өстәде ул.

Чара Йел җәмәгатьчелеге: андагы галимнәр, студентлар һәм аларның гаиләләре өчен үткәрелде. Татар кичәсенә Коннектикут һәм Нью-Йоркта яшәүче татарлар да җыелып килде. Барлыгы 100дән артык кеше булды.

Чара башында Туктамышова чыгыш ясап татар мәдәнияте, тарихы, милли кием һәм татар ашлары турында гомум мәгълүмат бирде. Аннан соң татар милли гореф-гадәтләренең дәвамчысы буларак милли кием кигән 5 яшьлек Данил Җиһаншин татарча шигырь сөйләде, Америкада яшәүче җырчы Лилия Бикбова, аның кызлары Кадрия һәм Камилә татар җырларын башкарды.

Татарлар турында сөйләшүне милли ашларны тәмләп карау, татарча чәй эчү белән бергә аралаштырып алып бардылар. Кичәнең кунаклары татар хуҗабикәләре әзерләгән чәкчәк, бәлеш, кыстыбыйларны авыз итте.

Коннектикут татарлары алга таба да шундый чаралар уздырмакчы.

XS
SM
MD
LG