Үзгәрешләргә ярашлы, нәфрәт яки дошанлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.
Административ канун бозулар кодексында нәфрәт һәм дошманлык уяту маддәсе барлыкка киләчәк. Аны бозучы кешеләргә 20 мең сумга кадәр штраф салу яки 15 тәүлеккә сак астына алу каралган. Юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсен өлешчә йомшарту тәкъдиме белән октябрь башында Русия президенты Владимир Путин чыкты. Бу хактагы канун өлгесен ул Русия думасына кертте. 7 июльдә телевидениедә туры элемтә вакытында Путин репостлар өчен хөкем итүне "маразм һәм абсурдка" җиткермәскә кирәк дигән иде.
Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятучы гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен Русиядә 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.