Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Киевтан кайтып килүче кырымтатар активистларын тоткарлаган


Заир Смедляев

Тоткарланучылар Киевтан кырымтатар халкы Корылтае конференциясеннән Кырымга кайтып килгән булган.

15 ноябрь Русиянең ФСБ хезмәткәрләре Кырым белән Украинаның материк өлеше чигендә Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял һәм мәҗлес әгъзасы Леммар Юнусовны тоткарлаган. Бу хакта үзенең Facebook битендә Кырымтатар мәҗлесенең үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев хәбәр итте. Алар 12 ноябрь Киевта узган кырымтатар халкы Корылтае конференциясеннән Кырымга кайтып килгән.

Шул ук көнне кырымтатар милли хәрәкәте активистлары Ленора Дюльбер һәм Мостафа Асаба тоткарланган булган, әмма аларны соңрак җибәргәннәр.

"Бу - чираттагы куркыту чарасы. Кешеләр Русиядән бөтенләй чыкмасын дип куркыталар. Без шулай булыр дип фаразлаган да идек. Леммар Юнусов – корылтай вәкиле, Мостафа Асаб – активист, корылтайның элекке вәкиле", диде Смедляев "Крым.Реалии"га.

Русия куәт оешмалары бу хәлгә әлегә аңлатма бирми.

2014 елны Русия Кырымны басып алгач, Украинаның материк өлеше белән ярымутрау арасында чик барлыкка килде. Кырым чигендә Херсон өлкәсендә "Каланчак", "Чонгар" һәм "Чаплинка" дип аталган өч тикшерү пункты бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG