Accessibility links

Сәкинә Шәймиева вафат


Сәкинә Шәймиева белән Миңтимер Шәймиев
Сәкинә Шәймиева белән Миңтимер Шәймиев

16 ноябрь каты авырудан соң 79 яшендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева вафат булды. Ул Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

Сәкинә Шәймиева 1939 елда 23 августында Казанда туа. 1958 елда Казан кооператив техникумын тәмамлап, Калинин (хәзерге Актаныш) районына эшкә китә һәм шунда район кулланучылар берлегендә икътисадчы булып эшли башлый. Анда ул Миңтимер Шәймиев белән таныша.

1961 елда Миңтимер Шәймиевкә кияүгә чыга, 1962 елда уллары Айрат, ә 1964 елда Радик туа. Аннары Сәкинә ханым читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый.

1967 елда Миңтимер Шәймиевне партия обкомына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күчә. Сәкинә Шәймиева төрле оешмаларда икътисадчы булып эшли һәм 1989 елда пенсиягә чыга.

2008 елда ул "Миңтимер күләгәсендә" дигән китап язды.

Кайбер белгечләр Миңтимер Шәймиев Татарстан президенты булган чагында Сәкинә ханымны Татарстан сәясәтенә иң көчле йогынты ясаучыларның берсе дип белдерә иде.

Сәкинә Шәймиева җеназасы
Сәкинә Шәймиева җеназасы
Сәкинә Шәймиева җеназасында Миңтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин
Сәкинә Шәймиева җеназасында Миңтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин

XS
SM
MD
LG