Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Метшин: икенче чүп яндыру корылмасы Түбән Камада түгел, Алабугада төзелергә мөмкин


Айдар Метшин

Түбән Кама хакимиятләре шәһәрдә чүп яндыру корылмасы төзү идеясеннән баш тарткан. Аны Алабугада төзергә ниятлиләр.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин сүзләренчә, шәһәрдә чүп яндыру корлымасы төзү гомумән, беркайчан да каралмаган.

"Әлеге мәсьәлә турында фикер алышулар башланганда ук Түбән Кама муниципаль районында чүп яндыру заводы булмаска тиеш дидем. Ул вариант буларак каралмады да. Корылманы Алабугада төзү карала. Алабуга районы башлыгы (Геннадий Емельянов - ред.) моңа әзер, һәрхәлдә инициатива белән чыкты һәм теләген белдерде", дип китерә Метшин сүзләрен "Татар-информ".

Мэр әлеге мәсьәлә бик җитди, чөнки халык өчен тарифлар артуга китерергә мөмкин дип саный.

2022 елда Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасы төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы 50% каты калдыкларны юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG