Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты 4,1 млрд сум дефицит белән кабул ителде


Татарстан дәүләт шурасы
Татарстан дәүләт шурасы

Татарстан бюджеты киләсе ел өчен 4,1 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Бюджет керемнәре 2019 елда 237 млрд сум, чыгымнар - 241,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Татарстан депутатлары республиканың 2019 елга һәм 2020, 2021 елгы план чорына бюджетын өченче укылышта кабул итте. Ул дүшәмбе үк Татарстан президентына җибәрелә.

2020 елда бюджет дефициты 4,7 млрд сум, 2021 елда - 5,3 млрд сум тәшкил итәр диелде.

Дәүләт Шурасының бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин белдерүенчә, бюджет турындагы канун өлгесенә 490 үзгәреш кертелгән, аларның 458е министрлыклардан, 32се депутатлардан.

Утырышта киләсе елда "Ана теле" дистанцион татар теле курсларын финанслау 50 миллион сумга арттырыла диелгән. Бу хакта "Бизнес-онлайн" яза. Моннан тыш, "Татар халкының милли тәңгәллеген саклау програмы" өчен 2019 елда 31 миллион сум бүленәчәк дип тә әйтелде.

Берничә ел элек Татарстан хөкүмәте ярдәмендә татар телен онлайн өйрәнү өчен "Ана теле" проекты башкарылган иде. Анда татар телен өйрәнүнең тугыз баскычы бирелгән, 10 мең кеше теркәлеп, укый ала.

XS
SM
MD
LG