Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин Мәүлидне бәйрәм итүгә каршыларны шайтанга тиңләде


Болгар ислам академиясендә Мәүлид бәйрәме
Болгар ислам академиясендә Мәүлид бәйрәме

Болгар ислам академиясендә узган Мәүлид бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Әгәр шайтан гына шатланмый икән, ни өчен сез пәйгамбәр туган көнгә шатланмыйсыз?", диде.

19 ноябрьдә Болгарда мөселманнарның Мәүлид бәйрәмен тыйнак кына билгеләп үттеләр. Узган еллардагы кебек ут тамашалары да булмады, республика җитәкчелеге дә килмәде. Бәйрәм беренче мәртәбә Болгар ислам академиясендә үтте. Моңа кадәр мөселманнар Ак мәчеттә җыела иде.

Узган елларда зур кунаклар белән узган Мәүлид бәйрәмендә бу юлы президент Рөстәм Миңнеханов та, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә катнашмады. Шуңадырмы, читтән Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов кебек мөфтиләр дә килергә кирәк тапмады. Иң югары дәрәҗәле катнашучылардан Татарстан вице-премьеры, Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин булды.

Мәүлидне үткәрер өчен Татарстан районнары мөхтәсибләре, төбәкләрдән имамнар китерелгән иде. Шулар хисабына зал яртылаш булса да тулды.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Милли шура рәисе дини проблемнарга тукталмады. Бүген мөселманнар төрле мөфтияткә бүленеп яшәүгә карамастан, бердәмлек бар дип белдерде. Үз чыгышында ул республикада игълан ителгән Мәрҗани елы булуын искә алды. "Ел бетте дә, Мәрҗанине онытырга ярамый. Быел эшләгән эшләргә таянып алга таба эшләргә тиешбез. Академия бинасында утырып сөйләшү, хактан да, ислам күләмендә зур бердәмлек һәм иртәгәсе көнгә өмет" диде Шәйхразиев.

Мәүлидне бәйрәм итүгә каршы төшүчеләр дә аз түгел. Моны кайбер мөселманнар бидъгат гамәл, ягъни исламга катнашы булмаган, динне бозучы яңалык дип саный. Чөнки Мөхәммәт пәйгамбәр үзенең туган көнен билгеләп үтмәгән һәм бу хакта Коръән белән хәдисләрдә дә бер сүз язылмый. Мондый фикер яклыларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин шайтанга тиңләде.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Беренче тапкыр иблис җәннәттән чыгарылгач кычкырып җибәрә. Икенчесендә ул пәйгамбәребез Мөхәммәд тугач тауга менеп кычкыра. Ул моңа риза булмаган. Хәтта Аллаһка ышанмаган Әбу Ләхәб тә пәйгамбәребез туганга шатланган. Шуңа да һәр дүшәмбе аңа җәһәннәмдә җәза киметелә. Мәүлид үткәрүгә каршы булучылар белән чагыштырып әйтергә мөмкин. Әгәр шайтан гына шатланмый икән, ни өчен сез пәйгамбәр туган көнгә шатланмыйсыз? Бу безнең өчен иң бөек кеше", диде Сәмигуллин журналистлар соравына җавап биреп.

Быел Мәүлид бәйрәмендә дә урыслашуга авышу күзәтелде. Мәсәлән, бәйрәмнең рәсми өлеше алдыннан Фәләстин галиме Исмәгыйль Буль-буль гарәпчә вәгазь сөйләде. Җыелган халык аны урысча тәрҗемәдә тыңлап утырды. Спас районы башлыгы Камил Нугаев та мөселманнарга урысча мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG