Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русиянең АКШ сайлавына тыкшыну ихтималын тикшерүче прокурор сорауларына җавап бирде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Трамп АКШтагы сайлау алды кампаниясе һәм Русия белән бәйле бөтен сорауларга җавап биргән. Әмма президентлык вакытындагы гамәлләре турындагы сорауларны җавапсыз калдырган.

АКШ президенты Дональд Трамп махсус прокурор Роберт Мюллер сорауларына язма җавап җибәргән. Мюллер Русиянең 2016 елда Америкада президент сайлавына тыкшыну һәм Трампның сайлау алды штабының Кремль белән килешеп эшләү ихтималын тикшерә.

​АКШ президенты адвокаты Рудольф Джулиани хәбәр итүенчә, президент сайлу алды кампаниясе һәм Русия белән бәйле һәр сорауга җавап биргән. Әмма, юрист сүзләренчә, президент булып сайлану һәм инагурация арасындагы, президентлык вакытындагы гамәлләре турындагы сорауларны Трамп җавапсыз калдырган. Сорауларның берсе ФБРның элекке җитәкчесе Джеймс Комины вазифасыннан алу турында булган.

Трампның язма күрсәтмәләрендә моңа кадәр әйтелмәгән бер генә мәгълүмат та юк ди Джулиани һәм АКШ президентына карата тикшерүне туктатуны таләп итә.

АКШта соңгы президент сайлауга Русиянең тыкшыну ихтималы тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага. Тикшерү Дональд Трамптан шәхсән сорау алырга теләде, әмма соңрак язма җавапларга да риза булды.

XS
SM
MD
LG