Accessibility links

Кайнар хәбәр

РАНХиГС: Русияләрнең 22 проценты фәкыйрьлектә яши


Русияләрнең күпчелеге акчаларын кысып тотарга мәҗбүр, ә халыкның биштән бер өлеше фәкыйрьлектә яши дип белдерә сораштыру уздыручылар.

Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) октябрь аенда сораштыру уздырган һәм сатып алу мөмкинлекләренә карап русияләрне дүрт төркемгә бүлгән. Алар: "комфорт төркеме", "ихтимал үзгәрешләр төркеме", "куркыныч янаган төркем" һәм "фәкыйрьлек төркеме". Соңгысына русияләрнең 22 проценты кергән дип яза РБК.

Фәкыйрьлек төркемендә яшәүчеләрнең күбесе иң гади ризыклар яки иң арзан, әмма кирәкле дарулар сатып алу арасында сайланырга мәҗбүр.

"Куркыныч янаган" төркеменә 35,6 процент респондент кергән. Алар азык-төлек һәм кием сатып алуда авырлык кичерми, ә менә йорт җиһазлары яки көнкүреш техникасы сатып алу алар өчен бик авыр диелә.

Иң тотрыксыз төркем - "ихтимал үзгәрешләр төркеме". Биредәгеләргә киләсе елда үзләренең кулланучы буларак мөмкинлекләрен билгеләү кыен булган.

Русияләрнең 28 проценты гына кулланучы буларак комфорт төркеменә кергән. Алар үзләренең байлыклары кимүдән курыкмый һәм озак вакыт кулланыла торган зур тауарлар сатып алу мөмкинлегенә ия.

Русиядә 2014 елдан бирле фәкыйрьлек дәрәҗәсе арта. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 2017 елда фәкыйрьлектә яши дип 19 миллион кеше саналган, бу халыкның 13 процентын тәшкил итә. Президент Владимир Путинның "май фәрманнарына" ярашлы, 2024 елга Русиядә гомер озынлыгы артырга һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимергә тиеш. Хөкүмәттә әлеге фәрманнарны үтәү өчен сигез триллион сум акча кирәк дип исәпләп чыгардылар.

XS
SM
MD
LG