Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбировтан мәгариф министрлыгы сайтында телләр өйрәнү турында бүлек ачуны сорыйлар


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Активистлар әлеге сайтта укыту планы, ана телләрен укыту турындагы сорауларга җаваплар, мәктәпләрдә җыелган акчаларның канунилыгы турында мәгълүмат булырга тиеш дип саный.

"Башкортстан укучыларының хокукларын яклау комитеты" республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мәгариф министрлыгы сайтында ата-аналарның сорауларына җаваплар бирелгән бүлек булдыруны сорап мөрәҗәгать итте.

"Комитетка ата-аналардан сораулар даими килеп тора. Алар мәктәпләрдә акча җыюларның канунилыгы, укуыту планнарын формалаштыру, ана телләрен, дәүләт теле буларак башкорт телен өйрәнү һәм өйрәнмәү хокуклары, алты көнлек уку атнасы, фәннәрне тирәнтен өйрәнү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә", дип яза активистлар.

Алар әлеге сорауларга җаваплар Башкортстан мәгариф министрлыгы сайтында булырга тиеш дип саный.

"Без былтыр министр Гөлназ Шәфыйковага сайтта ата-аналар өчен аерым бүлек булдыру тәкъдиме белән чыккан идек. Ләкин бүлек һаман төзелмәде. Нәтиҗәдә ата-аналар еллар буена министрлыкка бер төрле сораулар юллый, ә министрлык хезмәткәрләре бер үк төрле җаваплар биреп утырырга мәҗбүр. Аларны гади кеше аңлый да алмый әле", диелә мөрәҗәгатьтә.

Активистлар сайттагы мәгълүмат аңлаешлы һәм гади телдә язылган булырга тиеш дип саный һәм бу уңайдан үз ярдәмен тәкъдим итә.

"Башкортстан укучыларының хокукларын яклау комитеты" - урыс телле ата-аналар төркеме. Алар мәктәпләрдә туган телләрне, дәүләт теле буларак башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы. Ана телләре дәресләре аркасында Башкортстан балалары атнасына алты көн укырга мәҗбүр дип зарлана активистлар.

XS
SM
MD
LG