Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли телләрдә белем бирүне яклаучы иҗтимагый хәрәкәт оешты


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәте шулай ук чүп яндыру заводы төзелешенә, пенсия реформасына һәм авыл хуҗалыгы ризыкларын нурландыруга каршы чыга.

21 ноябрь көнне Казанда "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" хәрәкәте оешты. Низамнамәдә язылганча, аның максаты – "җәмәгатьчелекнең үзенең оешуы һәм тырышлыгы аша социаль гаделлеккә һәм социаль проблемнарга игътибар итүче дәүләт булдыру һәм аның үсешен тәэмин итү".

Моннан тыш, хәрәкәтнең тагын бер максаты – "Татарстан үсешенә теләктәшлек белдерү һәм экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьне, республика халкының табигый һәм мәдәни мирасын саклау һәм торгызу".

Хәрәкәт програмында "милли телләрдә укыту"ны да яклау каралган, чөнки, "Мәгариф өлкәсендә уйланылмаган сәясәт сәбәпле, Русиядәге күп кенә халыкларның мәдәниятенә һәм телләренә юкка чыгу куркынычы яный", ди алар.

Хәрәкәт вәкилләре Татар милли университетын булдыру кирәк дип саный.

Хәрәкәткә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Татарстанның атомга каршы җәмгыяте, чүп яндыру заводына каршы чыгучылар, Татарстан социаль-икътисади берлеге, Татарстан аксакаллар шурасы һәм башка кайбер оешмалар кергән. Шулай ук хәрәкәтне "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин да яклап чыккан, әмма ул низамнамә нигезендә партиянең хәрәкәткә керә алмавын әйтте.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев хәрәкәт активистларына декабрь уртасында Русия Конституциясенең 31нче маддәсе (Русия ватандашлары тыныч җыелышлар, митинглар, йөрешләр һәм пикетлар уздыра ала) һәм Татарстан Конституциясенең 43нче маддәсе (Татарстан ватандашлары тыныч җыелышлар, митинглар, йөрешләр һәм пикетлар уздыра ала) нигезендә уртак митинг уздырырга тәкъдим итте.

Зәкиев фикеренчә, Казан хакимияте "һәрдаим Татарстан Конституциясен боза".

XS
SM
MD
LG