Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең хәрби күзләү җитәкчесе Игорь Коробов вафат


Игорь Коробов
Игорь Коробов

Ул озак авырудан соң вафат булган диелә. Коробовка 62 яшь иде.

Русия кораллы көчләренең Баш штабы (ГРУ) җитәкчесе Игорь Коробов вафаты турында саклану министрлыгына сылтанып дәүләт мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Коробовка 62 яшь булган, ул озакка сузылган каты авырудан соң вафат булган диелә.

Русия хәрби күзләү оешмасы соңгы елларда берничә җәнҗал үзәгендә булды. Аларның иң зурысы - Британиянең Солсбери шәһәрендә Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулау. Күзләү хезмәткәрләрен шулай ук кайбер илләрдә хакер һөҗүмнәрендә һәм сайлауларга тыкшынуда да гаеплиләр.

Коробовка кадәр Русиянең хәрби күзләү җитәкчесе булган Игорь Сергун да вазифасында чагында 2016 елда вафат булды. Рәсми мәгълүматларга караганда, ул Мәскәү өлкәсендә йөрәк өянәгеннән үлгән. АКШ күзләве чыганаклары исә аны Лүбнәндә үлгән дип белдерде.

Владимир Путин күптән түгел оешманың 100 еллык юбилеенда Русия хәрби күзләвенә "ГРУ" - Баш күзләү идарәсе атамасына кайтарырга тәкъдим иткән иде. Көнбатышта оешманы әле дә шулай атыйлар.

XS
SM
MD
LG