Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Русия ЕИХОның сайлауларга кагылышлы күрсәтмәләрен үтәмәгән


Русия 2003 елдан бирле Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) сайлаулар уздыру турындагы күрсәтмәләренең яртысыннан артыгын үтәмәгән дип хәбәр итә "Голос" хокук яклау оешмасы.

Хокук яклаучылар Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (русча ОБСЕ) Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы хисапларын анализлаган. Русиядә алты сайлау кампаниясе нәтиҗәсендә Мәскәү ЕИХОдан 139 күрсәтмә алган һәм аларның бары тик 17се генә тулысынча үтәлгән. Тагын 48се өлешчә үтәлгән, ә 74е (53%) бөтенләй үтәлмәгән. Бу хакта 22 ноябрь дөнья күргән "Голос" сайлаучылар хокукларын яклаучы хәрәкәт хисабында әйтелә.

Хисап авторлары белдерүенчә, ЕИХОның күп күрсәтмәләре сайлаудан сайлауга кабатланып килгән. Алар арасында күзәтүчеләр хокуклары, намзәтләрне сайлауларга теркәү, административ басым куллану белән бәйле сораулар бар.

ЕИХОда бигрәк тә бәйсез күзәтүчеләрнең хәле начараюы турында борчылалар дип яза экспертлар. Аерым алганда, иҗтимагый оешмаларга сайлау бүлекләренә үз күзәтүчеләрен җибәрүнең кануни тыелуы атала.

Русия Үзәк сайлау комиссия рәисе Элла Памфилова хисапка карата үз фикерен белдереп, ЕИХОның күпчелек күрсәтмләрен АКШ белән Германия дә үтәми диде. Памфилова сүзләренчә, Үзәк сайлау комиссиясе үз компетенцияләре кысаларында күрсәтмәләргә игътибарлы. "Калганнары - сәяси аермалыклар, монысы безгә түгел", ди Памфилова.

XS
SM
MD
LG