Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 61 проценты илдәге проблемнар өчен Путин җаваплы дип саный


Владимир Путин
Владимир Путин

Русияләрнең өчтән ике өлеше ил каршында торган бөтен проблемнар өчен Владимир Путин тулысынча җаваплы дип саный. Путинны сайларга әзер булучылар саны кимегән.

Путинның проблемнар өчен тулы җавап тотарга тиешлеге турында русияләрнең 61 проценты белдергән. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары күрсәтә. Бөтен тикшерүләр тарихында бу иң югары күрсәткеч диелә.

Респондентларның тагын 22 проценты президент "өлешчә җаваплы" дип саный. Былтыр әлеге күрсәткечләр 55 һәм 21 процент булган. Март аенда Путинның тулы җаваплылыгы турында 2014 елда русияләрнең 52 проценты белдергән булган. Сораштыру нәтиҗәләрен "Ведомости" китерә.

Шулай ук Путинның сайлау рейтингы да бераз төшкән: бер ел эчендә аңа сайлауларда тавыш бирергә әзер булучылар саны 66 проценттан 65 процентка кимегән.

Күтпән түгел уздырылган тагын бер сораштыру Путинга ышаныч рейтингы 2013 елгы дәрәҗәгә төшүен күрсәткән иде. Шулай ук "президент ышанычка бөтенләй лаек түгел" диючеләр саны да артуы билгеле булды.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Кремльдә Путин рейтингының ничек үзгәрүен күзәтәләр, ләкин ул президентның "халык мәнфәгатьләренә эшләвенә" комачауламый дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG