Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Хашогги эшенә бәйле 18 согудига илгә керүне тыйды


Җамал Хашогги
Җамал Хашогги

Франция журналист Җамал Хашоггины үтерү эшенә бәйле Согуд Гарәбстанының 18 ватандашына карата чикләүләр кертте.

Аларга Франциягә керү тыелган. Бу хакта Франция тышкы эшләр министрлыгы белдерде. Элегрәк Германия Хашоггины үтерү белән бәйле Согуд Гарәбстанына корал сатуны туктаткан иде.

Җамал Хашогги - танылган согуд журналисты. Соңгы елларда АКШта яшәгән һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеген тәнкыйтьләгән. 2 октябрьдә ул Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегенә кергәч югала. Төркия матбугат чаралары ул илчелектә үтерелгән, аның гәүдәсе кисәкләнгән, дип язды. Согуд Гарәбстаны Хашоггиның илчелек бинасында үтерелүен таныды, әмма моны сугышу нәтиҗәсендә очраклы килеп чыккан хәл дип атады. Гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә ителде.Төркия һәм Согуд Гарәбстаны бердәм тикшерү төркеме төзеде.

Патшалык Хашогги үлеме белән бәйле булуда шикләнелгән 21 кеше тоткарлавын белдерде. 11 кешенең эшләре мәхкмәгә тапшырылган. Согуд Гарәбстаны прокуроры аларның бишесенә үлем җәзасы сорый.

XS
SM
MD
LG