Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкның элекке хезмәткәре журналист Фәнис Фәтхи вафат


Фәнис Фәтхи (1961-2018)
Фәнис Фәтхи (1961-2018)

22 ноябрь Азатлыкның элекке хезмәткәре, журналист Фәнис Фәтхи каты авырудан соң вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу 23 ноябрь Уфада көндезге икедә аның фатирында уза. 24 ноябрь ул туган ягы - Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында җирләнәчәк.

Фәнис Фәтхи (Фәткуллин) 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1979 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда "Кызыл таң" газетына эшкә күчә. Шул ук елда Азатлык радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли башлый. 1993 елның сентябрендә Азатлыкның Мюнһендагы баш фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр эшли. Радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябренә кадәр хезмәт итә.

1998 елда журналист Уфага кайта һәм Азатлыкның Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли. 1999 елның маеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Интертат" электрон газетының Башкортстандагы хәбәрчесе вазифаларын башкара. 2011 елда Татарстанның "Яңа Гасыр" телекомпаниясенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәге мөдире итеп билгеләнә.

Җәмәгате Зөһрә белән ике кыз - Алия һәм Җәмиләне үстерде.

Фәнис Фәтхинең Азатлыктагы язмалары архивы

XS
SM
MD
LG