Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәлиуллов 2 айга сак астына алынды


Миңнәхмәт Хәлиуллов Дөнья татар конгрессының V корылтаенда, 7 декабрь 2012
Миңнәхмәт Хәлиуллов Дөнья татар конгрессының V корылтаенда, 7 декабрь 2012

Самарда өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Промышленный районы шурасы рәисе Миңнәхмәт Хәлиуллов (57 яшь) ике айга сак астына алынды.

Самар район мәкхәмәсенең 22 ноябрь кичендәге утырышында Миңнәхмәт Хәлиулловны 2019 елның 21 гыйнварына кадәр сак астына алу карары чыгарылды.

Хәлиуллов дәүләт килешүләре өчен 2016 елның июленнән 2018 елның июленә кадәр өлкә капиталь төзекләндерү фонды мөдире Михаил Архиповка барлыгы бер миллион сумнан артык ришвәт бирүдә гаепләнә. Хәлиуллов "Приволжский ПЖРТ" коммуналь хезмәтләр ширкәте баш мөдире дә булып тора.

23 ноябрьдә "Бердәм Русия"нең Промышленный районы бүлегенең сәяси шура утырышында Хәлиулловның әгъзалыгын вакытлыча туктатып торырга карар иттеләр.

Хәлиуллов 2009 елдан бирле Самар татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкли. Ул шулай ук өлкә "Туган тел" оешмасы җитәкчесе дә.

XS
SM
MD
LG