Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Америка татарларының өченче хоккей уены "Ак Барс" төсләрендә үтте


Уенда катнашучылар һәм җанатарлар
Уенда катнашучылар һәм җанатарлар

24 ноябрь Монреальнең Bell спорт үзәгендә Төньяк Америка татарларының өченче хоккей уены үтте. Америка һәм Канада татарлары "Яшел барс" һәм "Ак барс" такымнарына бүлешеп дусларча көч сынашты. 8:5 исәбе белән "Яшел Барс" такымы җиңде.

Ул көнне Bell cпорт сараенда Татарстан республикалары, Канада һәм Квебек төбәге байраклары куелды. Уен Монреальдә яшәүче җырчы Вадил Нурмөхәммәтов башкаруында Татарстан гимны белән башланып китте.

Бозга бишәр кешелек ике такым - Ак һәм Яшел барслар чыкты. Өчәр кеше алмашка калды, каты көрәш нәтиҗәсендә 8:5 исәбе белән яшел барс киемдәге такым җиңде.

Уенда Америка һәм Канада татарлары гына түгел, Казаннан махсус кунак – эшмәкәр Дамир Сафин да катнашты. Ул "Ак Барс" хокей такымы һәдияләре алып килгән иде.

"Ак Барс" такымы яшел һәм ак төсләрдәге рәсми кием дә җибәрде, быел спортчылар "Ак Барс" такымы төсләрендә уйнады", дип сөйләде Азатлыкка Монреаль татар җәмгыяте җитәкчеләренең берсе Алимә Сәләхетдинова.

Бу чарада уенга коментарларны АКШ башкаласы Вашингтоннан килгән татар егете Вагыйз Солтанбиков ясады. Тәнәфәстә, уенда катнашучылар өчен лотерея уйнатылды. Бүләк итеп татарча китаплар, рәсемнәр, "Ак Барс"ның истәлекле бүләкләре, җирле "Кэннэдианс" һәм Татарстанның "Ак Барс" хоккей такымы уенчылары имзалаган спорт киеме уйнатылды.

Чарага Монреаль һәм Канаданың башка шәһәрләреннән төрле яштәге 60лап татар һәм башкорт җыелып килде. Тамашачылар "Гол" һәм "Егетләр, булдырасыз" дигән шагарләр күтәреп теләктәшлек белдереп торды.

Татар ханымнары милли киемнәрен киеп килгән иде, кайбер кешеләр "Ак Барс" такымы киеменнән, балалар Башкорстан, Татарстан, АКШ һәм Канада байракларын күтәреп йөрде.

Ахырда уенда катнашучыларга Татарстан байрагы төсләрендәге тасмаларга тагылган истәлекле медальләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG